Республикакүләм «Семык» мари халкы мәдәнияте бәйрәме 2018 елда 2 июнь көнне Татарстан Республикасының Кукмара районы Починок-Кучук авылында үтәчәк.
Матур гадәт буенча быел да әлеге бәйрәмгә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән йөзләп кунак һәм иҗат коллективлары киләчәк.
Семык мари халкының төп бәйрәме булып санала. Борынгы заманнарда аны Пасхадан соң 7 атна үткәч оештыра торган булганнар. Ул Троица атнасының чәршәмбе көннендә башланып, якшәмбе — Троица көнендә тәмамланган.