Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республикакүләм “Уяв” чуаш халкы мәдәнияты бәйрәме: 25 июнь, Нурлат шәһәре

Республикакүләм “Уяв” чуаш халкы мәдәнияты бәйрәме: 25 июнь, Нурлат шәһәре

admin 02.06.2016

25 июнь көнне Нурлат шәһәрендә (Татарстан) Республикакүләм “Уяв” чуаш халкы мәдәнияты бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

“Уяв” – яз һәм җәй айлары бәйрәме. Аның нигезендә аралашу, тарихи гореф-гадәтләргә нигезләнеп чуаш халкы берләшү, мул уңыш, яңгыр сорап табигый көчләргә мөрәҗәгать итү, әйлән-бәйлән һәм яшьләр уеннары оештыру ята.

“Уяв” бәйрәмен уздыру 1940-50 елларда җәелеп китә. Бу вакытта язгы кыр эшләреннән соң авыл халкы җыйнаулашып әйлән-бәйлән уйнаган. 90 нчы еллар башыннан Татарстан халыкларының традициягә кергән бәйрәмнәре һәр авылда, шәһәрдә, районда масштаблы рәвештә уздырыла башлый.

2006 елдан “Уяв” бәйрәме 27% халкы чуашлардан торган Нурлат районында оештырыла башлый. Биредә яшәүче чуашлар бүгенге көнгәчә элекке бабаларының гореф-гадәтләрен, йолаларын, фольклор һәм халык авыз иҗатын саклап кала алганнар. Моңа нәкъ менә “Уяв” чуаш халкы мәдәнияты бәйрәме дәлил булып тора.

Продолжить чтение

Назад: Республикакүләм “Семык” мари халкы мәдәнияты бәйрәме
Далее: Республикакүләм “Балтай” мордва халкы мәдәнияты бәйрәме: 26 июнь, Лениногорск районы Кармалка авылы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57