Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республиканың Дуслык йортларында дистәләгән кеше «Татарча диктант» язды

Республиканың Дуслык йортларында дистәләгән кеше «Татарча диктант» язды

admin 19.10.2019

(19 октябрь 2019) Татарстан Республикасында эшләүче Халыклар дуслыгы йортлары базасында «Татарча диктант» татар теленнән белемне тикшерү буенча белем бирү акциясе узды. (ФОТО)

 

IMG_2546

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында диктантны арлыгы 50дән артык кеше язды: оешма хезмәткәрләре һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкилләре.

Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында акциядә 46, Түбән Кама Дуслык йортында — 55, Менделеевск Дуслык йортында — 65 һәм Нурлат Дуслык йортында 35 кеше катнашты.

IMG_2528

«Текст бик кызыклы иде. Ләкин кайбер авырлыклар да килеп чыкты: кайбер сүләрне ишеткән булсам да, аларны бер тапкыр да язып караганым булмады. Моңа карамастан, диктантны яхшы билгегә яздым дип ышанам», — дип бүлеште хисләре белән яшьләр Ассамблеясе вәкиле Раилә Солтанова.

Диктантның тексты итеп Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәре алынган иде. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында текстны Казан (Идел буе) федераль университетыннан Гөлфинә Галиуллина укыды.

IMG_2519

Акция Россиянең 47 төбәгендә, шулай ук Әзербайҗан, Болгария, Бөек Британия, Германия, Казахстан, Канада, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек чит илләрдә узды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Максатыбыз – алга таба да Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту»
Далее: Халыклар дуслыгы йортында экскурсоводлар аккредитация үтәләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57