(31 октябрь 2019) Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Йортыбыз – Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең гала-концерты 4 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак.
Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр дип көтелә.
Фестивальнең республика зона турлары җиңүчеләре булган иҗат коллективлары Татарстанда гомер итүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган иң әйбәт чыгышларын тәкъдим итәчәк.
2019 елда зона турларында барлыгы 2 524 кеше катнашты (бу – фестивальне оештыру дәверендә куелган рекорд саннары): 322 коллектив һәм аерым башкаручы. 32 милләт вәкиле. Гала-концертта катнашу өчен иң әйбәт 40тан артык коллектив һәм аерым башкаручы сайлап алынды (барлыгы 600гә якын кеше).
“Йортыбыз – Татарстан” Республикакүләм этномәдәни фестивале (алга таба – Фестиваль) Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту максаты белән 2012 елдан бирле үткәрелә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2014 елдан Фестивальнең Гала-концерты 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көне кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында уза.
Фестиваль өч этаптан тора: муниципаль, зона һәм гала-концерт (финал). Фестиваль аша Татарстанда яшәүче һәр милләт вәкиле үз иҗатын, үз халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтә ала.
Ел саен Фестивальнең зона турлары кысаларында яңа исемнәр, коллективлар, чыгышлар ачыла. Фестиваль үзешчән иҗат өлкәсендә халык активлыгын көчәйтүче механизм булып тора.
Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә үз осталыкларын күрсәтәләр: вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь башкару, фольклор. Соңгы елларда “иң әйбәт казакъ коллективы” дип аталган яңа номинация өстәлде.
Ел саен Фестивальнең муниципаль һәм зона турларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы 200 яки аннан да күберәк иҗат коллективы катнаша. Фестивальне оештыру дәверендә анда 13,5 мең кеше катнашты.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз.
Аккредитация 1 ноябрь 17:00 сәгатькә кадәр үтәчәк: Albina.Shakirova@tatar.ru.
Хатта ММЧ исемен, журналистның исемен, фамилиясен, әтисе исемен, туган елын, телефон номерын күрсәтү сорала.
К.т.: 264-73-98 (Альбина Шакирова)
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте