Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республиканың тагын 7 районы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленә кушылды

Республиканың тагын 7 районы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленә кушылды

admin 03.10.2018

(3 октябрь 2018) Тәтештә (Татарстан) «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең икенче зона сайлап алу туры узды. Анда чыгыш ясаган аерым башкаручылар һәм иҗат коллективлары Идел буе халыклары (татар, рус, чуаш һәм мордва) мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтте.

Әлеге зона турында 120дән артык кеше катнашты. Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары вәкилләре башкаруында өч дистәгә якын чыгыш каралды.

IMG-20181003-WA0006

Барлык катнашучылар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде. Иң әйбәт иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар ел саен Казанда 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә узучы фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячак.

Үзендә зона сайлап алу турын оештырган Тәтеш районы милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен сертификат белән бүләкләнәчәк.

IMG-20181003-WA0003

Бүгенге көндә фестивальнең сайлап алу турларында 370 катнашучы чыгыш ясады. Киләсе зона туры 5 октябрь көнне Нурлат районында узачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Күпмилләтле Казан — Балалар» фестивале старт алды
Далее: Сигез Казан шәһәре мәктәбе укучысы «Дуслык һәм татулык дәресе»ндә булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57