(2 февраль) 4 февраль көнне “Казан” милли — мәдәни үзәгендә “Болгар. Миф һәм чынбарлык” күргәзмәсе эшли башлый.
Ул 10 мартка кадәр генә эшләячәк. Чараның максаты — Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләрендә яшәп иҗат итүче рәссамнарның эшен киң җәмәгатьчелеккә чыгаруда аларга ярдәм күрсәтү.
Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк картиналарның күбесе борынгы Болгар белән бәйле. Рәсемнәрдә бу шәһәрнең төрле урыннарын күрергә мөмкин. Тамашачылар биредә Татарстан рәссамнарының 70 тән артык эше белән таныша ала. Моннан тыш, “Арт-экспедиция” проектында катнашкан ТР һәм РФ рәссамнары картиналарын да күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.
Искәртеп үтәбез: “Арт-экспедиция” – тикшеренү проекты. Аның нигезендә рәссамнар хезмәте аша халыкның этномәдәни байлыгын, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә, коллектив белән анализлау ята.