(30 апрель 2021) Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясе филиаллары һәм вәкиллекләре, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре җитәкчеләре, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активы өчен оештырылган ике көнлек семинар үз эшен тәмамлады.
Икенче көн программасы күп еллар дәвамында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында үткәрелә торган миграция мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышыннан башланды. Семинарда катнашучыларга эшчәнлекләре миграция һәм коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турындагы законнар белән бәйле булган иҗтимагый оешмалар һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген Казан тәҗрибәсе мисалында күрсәттеләр.
Түгәрәк өстәлдән соң катнашучылар Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә, ТР Мәдәният министрлыгында һәм Дәүләт Советында булдылар.
А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә кунакларны үзәк директоры Наталья Комар һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская каршы алды. Алар бина буйлап экскурсия үткәрделәр, аның эше турында сөйләделәр. Ирина Александровская мәдәни үзәк төзү тарихы, рус милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлеге, аның нинди функцияләр башкаруы һәм планлаштырылган чаралар турында сөйләде. Кунаклар Казан буе рус халык костюмы күргәзмәсе белән дә таныштылар, аның турында рус фольклоры үзәге директоры Галина Елистратова сөйләде.
Дәүләт Советында семинарда катнашучылар ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2021 елда Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, туган телләрне өйрәнү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
«Бу – безнең бөтен эшебезне тотып торучы нигез», – дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. Ул шәһәр һәм районнарда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узучы чараларны үткәрү буенча эшне көчәйтергә чакырды.
Милләтара һәм динара татулыкны саклап калу мәсьәләләре буенча муниципалитетларның алдынгы тәҗрибәсе Татарстан халыклары Ассамблеясе Президиумының быел старт алган зона утырышларында карала.
«Нәкъ менә муниципаль берәмлекләр Татарстанда этникара мөнәсәбәтләрне тотрыклыландыру һәм ныгыту буенча әйдәп баручы рольне үти. Кешеләр белән конкрет эш урыннарда бара: шәһәрдә, районда, авылда, предприятиедә», – дип сөйләде ТР халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Дуслык йортларының һәм Ассамблея вәкиллекләренең матди-техник базасын ныгыту эше дәвам иттереләчәк, дип ышандырды.
Фикер алышу барышында Дәүләт Советы Рәисе алда торган халык санын алуда катнашуның мөһимлеге турында билгеләп үтте, аның нәтиҗәләре буенча алга таба илнең милли сәясәте формалашачак.
Очрашуда шулай ук ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев катнашты.
Очрашу ахырында Ирек Шәрипов 8 майда ТР Халыклар дуслыгы йортында уникаль күргәзмә ачылачагын хәбәр итте. Анда Советлар Союзы халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чорларының плакатлары тәкъдим ителәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге