Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • РФ президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет комиссиясе утырышы узды

РФ президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет комиссиясе утырышы узды

admin 12.07.2016

(12 июль, 2016 ел) Мәскәүдә РФ президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә багышланган утырышы узды.

Утырышны комиссия рәисе, “Россия әрмәннәре Союзы” иҗтимагый оешмасы президенты Ара Абрамян ачты. Ул комиссиянең эшен “канәгатьләнерлек” дип бәяләде. Моннан тыш, утырышта “Россия милләте бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше өчен” премиясенә эшләр кабул итү хакында сүз барды.

Этникара журналистика Гильдиясе рәисе Маргарита Лянге сәясәттә милли теманы уңышсыз куллану очракларына зарланды.

“Партияләр этник темага басым ясамаска сүз бирсәләр дә, барысы да диярлек милли мәсьәләләрне билгеле бер дәрәҗәдә үз компанияләренең файдасына куллана башлады”, — дип сөйләде ул.

Утырыш ахырында Ара Абрамян комиссиянең иң актив әгъзаларын мактау хатлары белән бүләкләде.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57