(31 март 2015) Аның программасында тумышы белән Татарстаннан һәм Башкортстаннан булган Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарны искә алу, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм туган тел хакында сөйләшү, “Енмеш” башкорт һәм “Айсылу” татар фильмнарын тамаша кылу, фикер алышу, караоке җырлау, татар һәм башкорт мәдәниятенә багышланган конкурслар үткәрү һ.б. чаралар каралган.
Чара 11 апрель көнне сәгать 12 дә Латвия башкаласы Ригада гомер итүче татарлар һәм башкортларның Слокас урамы, 37 нче йорт адресы буенча була. Керү — ирекле. Үзегез белән күчтәнәчләр һәм яхшы кәеф алып килергә дә онытмагыз, дип игълан итте оештыручылар.
“Татар-информ” белән элемтәгә кергән җирле милли активистларның берсе Рамил Кадыйров шул хакта хәбәр бирде.