(9 октябрь, 2015 ел) Казанда, ТР Дәүләт Советында II төрки яшьләр фестивале ачылу тантанасы узды. Быел чарада Россия субъектлары һәм чит илләрнең иҗтимагый оешмаларыннан 10 төрле милләттән 60тан артык вәкил катнаша. Фестиваль 12 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Чара РФның төрле төбәкләре, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне мәдәни-милли берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу, төбәкләрдә төрки яшьләр оешмалары каршында торган проблемаларны хәл итүгә йөз тота. Фестивальне оештыручылар — ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте һәм «Идел» Яшьләр үзәге» ДБУ.
Фестиваль ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова катнашты. Фестивальдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул, Татарстан төрки яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә бара, дип билгеләп үте.
«Безгә сезнең тәҗрибә, яшьләр сәясәтен ничек тормышка ашыруыгыз кызыклы. Һәм без тәҗрибә алмашырга әзер, чөнки яшьләр сәясәте өлкәсендә җитди казанышларыбыз бар», — диде ул сәламләү чыгышында.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен милли үзенчәлекләрне саклап калу буенча чаралар шактый үткәрелә.
«Татарстанда гомер кичерүче барлык милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу — Татарстанда иң мөһиме. Без моңа зур игътибар бирәбез, — диде ул. — Үз вакытында Татарстанга Әрмәнстан, Әзербайҗан, Грузия, Үзәк Азия һәм башка ил вәкилләре килеп яшәп калган. Аларның биредә ничек яшәүләре һәм үзләрен ничек хис итүләре дә безнең өчен мөһим».
Римма Ратникова искәртеп узганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юлламада Татарстанның барлык казанышлары милләтләр арасындагы дуслыкка нигезләнгәнен аерым билгеләп үткән иде. Ул шулай ук ТР Халыклары ассамблеясы, ТР Халыклар дуслыгы йорты эше, республиканың икътисади, сәнәгый, инвестицион куәте, республика социаль программаларын тормышка ашыру, Стратегия-2030, быел 13 сентябрьдә узган сайлаулар һәм ТР Президенты инаугурациясе турында да сөйләде.
«Бер яктан, республикабыз инновацияләр хисабына үсеш кичерә, икенче яктан, безнең терәк һәм нигез — тарихи үткәнебезне саклап калу. Төрле милләтләр гасырлар буе Татарстанда яшәргә күнеккән. Республикабызга карата мәхәббәт һәм хөрмәт, җирле патриотлык тәрбияләү — безнең сәясәтнең бер өлеше. Күп кенә чит ил студентлары белем алу өчен Казанны сайлый, чөнки безнең сәясәт — барлык өлкәләрдә милләтләр тигезлеге. Бу республикада тотрыклылык вазгыятендә булырга һәм актив үсеш кичерергә мөмкинлек бирә», — дип сүзен йомгаклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Фестивальдә катнашучыларны Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрипова да сәламләде. Аның сүзләренчә, төрки милләтләр яшьләре аралашырга, бергәләп туган проблемаларны хәл итү юлларын табарга тиеш.
Үз чиратында, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов билгеләп узганча, Татарстан өчен яшьләр сәясәте өстенлекле санала.
«Күп милләтле Татарстан — төрле мәдәният, милләт, диннәр арасында җәмгыять төзү, дуслык һәм тынычлыкта яшәү үрнәге. Яшьләр сәясәте — әлеге дуслыкны саклап калуда стратегик корал», — диде ул.
Җавап сүзе белән «Про-Евразия» Интеграция үзәген (Молдова) гамәлгә куючы Анатолий Талмач чыгыш ясады.
«Казанда төрки яшьләр фестивален үткәрү — икеләтә вакыйга. Бу илләр һәм РФның башка төбәкләре өчен дә әһәмиятле тәҗрибә. Бу бөтен төрки дөнья өчен мөһим. Без Татарстанның милли телләрне саклап калу буенча белем бирү программаларын ничек тормышка ашыруына шаһит булдык. Икътисади элемтә һәм проектлар да файдалы булачак. Россия өчен кризис һәм санкцияле шартларда без Евразия моделен табарга тиеш. Минемчә, Евразия моделе ул — Казан», — дигән фикерен җиткерде ул.
Фестиваль программасы кысаларында яшьләр проектлары һәм программаларын тәкъдим итү, психологик тренинглар, төрле очрашулар да каралган.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды