Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Ромода” (Мәскәү шәһәре) иҗат коллективы Татарстан халыклары Дуслык Йортында концерт куячак: 13 декабрь, 16:00 сәгатьтә

“Ромода” (Мәскәү шәһәре) иҗат коллективы Татарстан халыклары Дуслык Йортында концерт куячак: 13 декабрь, 16:00 сәгатьтә

admin 03.12.2015

(2 декабрь, 2015 ел) 13 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә Дуслык Йортының концертлар залында Мәскәүнең “Ромода” иҗат коллективы чыгыш ясаячак.

IMG_9123

“Ромода” традицион рус музыкасы ансамбле – заманча Россия өчен актуаль булган фольклор-этнографик юнәзлештәге коллектив.

“Ромода” ансамбле 1996 елда оешкан. Еллар узган саен коллективның составы үзгәргән, әмма бирегә һәрвакыт музыка, иҗат, театр белән бәйле кешеләр килеп торган. Коллектив рус крестьян музыкаль мәдәниятын заманча шәһәр киңлегендә саклап калырга һәм дәвам итәргә тырыша.

06

“Ромода” ансамбле Россия һәм чит илләрдә үткән фольклор фестивальләре лауреаты: Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Пермь, Омск, Тверь, Польшадагы “Старейшие песни Европы” халыкара фестивале, Литвадагы “Покровские колокола” халыкара фестивале.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Светлана Власова – этномузыка белгече, Гнесин исемендәге Россия Музыка Академиясе тарих-теоретик-композиторлык факультетының өлкән укытучысы, Гнесин исемендәге Россия Музыка Академиясе студентлар-этномузыка белгечләре фольклор ансамбле җитәкчесе, Франция, Швейцария, Польша, Германия һәм АКШта төрле музыкаль-фольклор проектларда катнашкан шәхес.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57