Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында этнология һәм антропология өлкәсендә актуаль тикшеренүләр һәм эшнең перспектив юнәлешләре мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы галимнәре һәм экспертлары җыелышы узды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген оештыру турында карар кабул ителде.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская катнашты. Җыелыш рәисе итеп Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, җыелыш секретаре итеп КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Вадим Козлов сайланган иде.
Президиум әгъзалары фәнни-тикшеренү институтлары системасының, югары мәктәпнең нәтиҗәле эшләвен, бу эшчәнлеккә гражданлык җәмгыяте институтлары һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының актив кушылуын билгеләп үттеләр. Болар барысы да Россия халкының этномәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә һәм аның бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында этнологик тикшеренүләр турында доклад белән институтның этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, социология фәннәре доценты Гөлнара Габдрахманова һәм институтның Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәр докторы Радик Исхаков чыгыш ясады.
Казан (Идел буе) федераль университетында «Антропология һәм этнология» юнәлеше буенча фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү турында университетының Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы профессоры Татьяна Титова доклад һәм презентация тәкъдим итте. Тарихи-этнографик проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында уздырыла торган этнографик экспедицияләр турында Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Елена Гущина сөйләде.
Барлык чыгышлар да Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге үткәргән тикшеренүләрнең актуальлеген, этнологик белем бирү системасының алга таба үсеше, бу өлкәдә кадрлар әзерләү мөһимлеге һәм кирәклеген күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә «Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген булдыру турында Карар кабул ителде.
Бүлекчә идарәсе сайлаулары узды. Нәтиҗәләр буенча бүлекчә составына төрле фәнни һәм белем бирү структураларыннан 9 вәкил керде: Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм башка учреждениеләр. Бүлекчә рәисе итеп тарих фәннәре докторы, профессор Татьяна Титова сайланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге