Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия Герое Алексей Козин истәлегенә ул укыган гимназиядә мемориаль такта ачу тантанасы була

Россия Герое Алексей Козин истәлегенә ул укыган гимназиядә мемориаль такта ачу тантанасы була

admin 19.02.2015

(19 февраль) Ул Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназиядә укыган булган.

 Иртәгә  Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназиядә Алексей Владимирович Козин истәлегенә багышланган мемориаль такта ачу тантанасы үткәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Казан егете Алексей Козин (1976-1999) 7нче номерлы гимназиядә 1985-1991 елларда белем алган, аннары Казан авиация техникумына укырга кергән. 1999 елдан – РФ Кораллы көчләрендә. Чиләбе танк институтының Казан филиалын 1999 елның маенда тәмамлап, шушы ук елның 5 сентябрендә Дагстанда хәрби бурычын үтәгәндә танк взводы командиры, экипажын коткарып, һәлак булган. Үлеменнән соң, шушы ук елның ноябрендә лейтенант Алексей Козинга, Төньяк Кавказ төбәгендә контртеррористик операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Каһарман Казанда җирләнгән. Ул яшәгән йортта 2001 елда мемориаль такта куелган.

Иртәгә 7 нче гимназиядә буласы тантанада Алексей Козинны һәм ватан сугышларында һәлак булганнарны искә алу чарасы була. Татарстан Республикасы халык артисты Лидия Әхмәтова анда Каччининың «Аве Мария» әсәрен башкарачак.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57