Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия Герое Дуслык йортында «Батырлык дәресе» үткәрде

Россия Герое Дуслык йортында «Батырлык дәресе» үткәрде

admin 13.05.2024

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан халыклары Дуслыгы йортында «Батырлык дәресе» үткәрде. Бу очрашуда ул югары сыйныф укучыларына намус, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләде. (ФОТО).

Кунакларны  Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты исеменнән директор урынбасары Наталья Мясникова сәламләде.

Сәламләү сүзләреннән соң сәхнәдә Мәскәү мюзикл театры һәм Глеб Матвейчукның  продюсерлык үзәге артисты, Борис Брунов исемендәге Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсының ГРАН-ПРИ иясе, «Татарстан Республикасы мәдәниятендә казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Алексей Родионов «Ватан нәрсәдән башлана» дигән җыры белән чыгыш ясады. Җыр очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә бу сорау очрашуда төп сорауларның берсе булып торган.

Дискуссия вакытында Рәсим Баксиков мәктәп укучыларына  алгы сызыктагы көндәлек тормышы һәм махсус хәрби операциядә катнашуы турында сөйләп, үзенең хәрби һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57