Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия Герое Рәсим Баксиков Дуслык йортына килде

Россия Герое Рәсим Баксиков Дуслык йортына килде

admin 04.04.2024

Бүген Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында кунакта булды. Экскурсия вакытында аңа Татарстан халыклары Ассамблеясы өчен ресурс үзәге булып торучы Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге һәм аның базасында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

Кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан Республикасы әрмәннәренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Михаил Хачатурян, Татарстан Республикасы кыргызларының «Ынтымак» милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бәйшәнбәк Мөкәнбәтов белән берлектә Республика милли берләшмәләре вәкилләренең офисларын, шулай ук хореография залын, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен һәм мәгълүмат үзәген дә карадылар.

Экскурсия вакытында алар «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты буенча мәктәп укучылары өчен алып барыла торган чарада булдылар. Баксиковка проектның 2016 елдан бирле Дуслык Йорты нигезендә гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр. Аны алып бару вакытында Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни мохтариятләре эшчәнлеге, республикада яшәүче халыклар арасында һәм җәмгыятебездә тынычлык, татулык саклауның мөһимлеге турында 40 меңнән артык укучы белде.

Россия Герое Рәсим Баксиков мәктәп укучылары белән истәлекле фотога  төшеп,  үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтеп калдырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россия — төрле милләт вәкилләре дус-тату яши торган күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57