Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палаталары республика Дуслык йорты директоры эшчәнлеген югары бәяләде

Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палаталары республика Дуслык йорты директоры эшчәнлеген югары бәяләде

admin 19.05.2021

(19 май 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов исеменә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палаталарыннан уртак Рәхмәт хаты килде.

РФ Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Владимир Зорин һәм ТР Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева кул куйган хат текстында ТР Халыклар дуслыгы йорты директорына һәм коллективына ике палата комиссияләренең уртак утырышын әзерләүдә һәм уздыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерелә.

Агымдагы елның февралендә Казанда узган утырыш, гомумроссия бердәмлеген ныгытуда мөһим фактор буларак, этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклауга һәм яклауга багышланган иде.

Чара барышында экспертлар Татарстан Республикасында этномәдәни үсеш һәм тел сәясәтенең актуаль мәсьәләләрен карадылар, республикада булган тәҗрибәне анализладылар һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2021 елга эш планын билгеләделәр.

Утырышта Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары, ФАДН, РФА академик институтлары, Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды вәкилләре, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге экспертлар, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге вәкилләре катнашты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57