Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия Иҗтимагый палатасында халык бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле темасына түгәрәк өстәл уза

Россия Иҗтимагый палатасында халык бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле темасына түгәрәк өстәл уза

admin 15.03.2021

(15 март 2021) Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнаша.

WhatsApp Image 2021-03-15 at 12.07.38

«Милләт бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле» түгәрәк өстәлен Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча һәм мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясе оештыра.

WhatsApp Image 2021-03-15 at 14.13.42 (1)

Түгәрәк өстәлдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзалары, милләтара мөнәсәбәтләр, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре катнаша. Алар милләтнең бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле, шул исәптән аның төбәк аспекты турында фикер алышалар. Дискуссия кысаларында бу өлкәдәге чараларның перспективалы форматлары һәм иҗат берлекләренең мәгариф органнары, милли-мәдәни оешмалар, гражданлык җәмгыяте институтлары белән ил халыкларының рухи бердәмлеген ныгыту мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган формалары турында фикер алышу күздә тотыла — алар арасында пленэрлар, күргәзмәләр, мастер-класслар, иҗади конкурслар.

 Моннан тыш, алар иҗади яшьләргә, җирле рәссамнар әсәрләре коллекционерларына ярдәм итү, дәүләт-шәхси партнерлыкны ныгыту, иҗади берлекләрнең шәһәр мохитен формалаштыруда катнашуы, залларны арендалау өчен шартлар тудыру, иҗади остаханәләрне карап тоту мәсьәләләре дә күтәрелде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57