(12 май 2020) Россия халыклары Ассамблеясе Советының чираттагы киңәйтелгән утырышын 13 майда үткәрергә планлаштыралар. Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, утырыш беренче тапкыр онлайн-форматта Zoom Интернет-платформасын кулланып узачак.
Чара барышында ике актуаль мәсьәлә каралачак:
— рәисне «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау» иҗтимагый эшчәнлек юнәлеше буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы составына тәкъдим итү;
— 2020 елга Россия халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге Программасын раслау.
Киңәйтелгән утырыш мәскәү вакыты буенча 12:00 сәгатьтә башланачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге