Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия халыклары әкиятләреннән торган «Лукоморье» бушлай кушымтасы чыккан

Россия халыклары әкиятләреннән торган «Лукоморье» бушлай кушымтасы чыккан

admin 14.07.2020

(14 июль 2020) IOS һәм Android платформалары өчен халык әкиятләрен үз эченә алган «Лукоморье» дип аталган кушымта дөнья күргән. Әлеге вакытта ул татар, чуаш, мари, чечен, авар, ненец, мордва, карачай-балкар, рус һәм Кырым татарлары әкиятләреннән тора.

 

IMG_20200706_124435

Россиянең Кавказ халыклары конгрессы «НацАкцент»ка хәбәр итүенә караганда, әкиятләрне яздыру эшендә профессиональ актерлар катнашкан. Һәр әсәр сюжет, милли мәдәният, кием һәм билгеле бер халыкның тышкы кыяфәтен сурәтләүче иллюстрацияләр белән бизәлгән.

«Проектыбыз өчен материал туплаган вакытта ике нәрсәгә исебез китте, — дип сөйли әлеге кушымтаны тудыручыларның берсе Таулан Хапчаев. — Бер яктан, илебездә гомер итүче халыкларның әкиятләрендә уртак нәрсәләр бик күп, барлык әсәрләрнең дә диярлек төп максаты – яхшылыкның яманлыктан, киң күңеллелекнең хәйләкәрлектән, юмартлыкның саранлыктан өстен чыгуы. Икенче яктан, уртаклыклар күп булса да, һәр халыкның үзенә күрә үзенчәлеге бар».

Нацакцент

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57