Россия халыклары Ассамблеясы һәм Ханты-Манси автономлы округы хакимияте «Россия халыкларының алтын исемнәре» федераль проектын чынга ашыра. Проект һөнәри эшчәнлекләрендә үзләрен аеруча яхшы күрсәткән төрле милләттәге Россия гражданнарын барлауга һәм аларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Проектның максаты — милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итү, мәдәниятара диалогны үстерү, Россия Федерациясе халыклары арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклап калуга юнәлдерелгән эш формаларын һәм методларын камилләштерү. Региональ сайлап алудан соң финал 4-6 октябрьдә Ханты-Мансида Бөтенроссия милли бердәмлек форумы кысаларында узачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге