Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия халыкларының заманча проза антологиясенә өч татар авторы керде

Россия халыкларының заманча проза антологиясенә өч татар авторы керде

admin 16.11.2016

(16 ноябрь, 2016 ел) Татар язучылары әсәрләре Россия халыкларының заманча проза антологиясендә урын табачак. Редакция советы 25 кандидаттан 3 авторны сайлады.

g18

Татар милли әдәбиятын һәм татар әдәби теленә ярдәм итү һәм таныту буенча Редакция советы егерме биш татар авторы тәкъдим иткән проза әсәрләреннән  Марсель Галиев «Атилла рухы» («Дух Атиллы»), Рөстәм Галиуллин «Ата һәм ул» («Отец и сын») һәм «Дивана» («Дурачок»), Нәбирә Гыйматдинова «Киләчәк» («Будущее») әсәрләрен сайлап алды. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Редакция советы йомгалау утырышында бу авторларны бертавыштан хуплаган.

Август аенда Редакция советы әгъзалары Россия халыкларының заманча балалар әдәбияты һәм заманча шигърият антологиясе өчен материаллар җибәргәннәр иде. Хәзер исә проза авторлары хакында уртак карарга киленде. Авторларның әсәрләре 2 биттән, 80 мең билгедән артмау шарт итеп куела.

Мәдәният министрлыгына һәм ТР Фәннәр Академиясенә әсәрләрне тәрҗемә итү өстендә җентекләп эш алып барырга йөкләнелде.

Искә төшерик: Россия халыклары милли телләренә ярдәм итү программасы кысаларында өч антология чыгару күздә тотыла. Киләчәктә, заманча драматургия һәм заманча публицистика антологиясен нәшер итү планлаштырыла. Аларда кайсы татар авторларының әсәрләре урын алачагын Редакция советы хәл итәчәк.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57