Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия көне уңаеннан Казанда Дуслык Парады узды

Россия көне уңаеннан Казанда Дуслык Парады узды

admin 12.06.2023

Татарстан башкаласында Россия көнен бәйрәм итү традицион рәвештә Дуслык Парады белән башланды. Анда Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре һәм аларың яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре, милли иҗат коллективлары һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре актив катнашты.

Парад Казан Кремле территориясендә башланды: катнашучылар Сөембикә манарасы янында 33х22 метр зурлыктагы Россия Федерациясе флагын җәйделәр. Маршта төрле милләт вәкилләре үзләренең традицион костюмнарында катнашты.

Парад тәмамлангач, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Алга таба 1 Май мәйданында концерт программасы һәм Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Паспортларны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57