Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык йорты вәкилләре Дуслык Парадында катнашты

Ассамблея һәм Дуслык йорты вәкилләре Дуслык Парадында катнашты

admin 11.06.2022

Казанда Россия көне уңаеннан «Милли — актуаль» фестивале узды. Фестиваль бу көннәрдә традицион рәвештә уза торган масштаблы Дуслык парадыннан башланды. Чарада йөзләгән кеше катнашты: милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм активистлары, милли һәм фольклор иҗат коллективлары вәкилләре, ТР югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары, Татарстанда этномәдәни проектларны һәм программаларны тормышка ашыруда катнашучы хакимият органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре . Катнашучыларның күбесе милли киемнәрдән иде.

Мультимедиатәрәзә-портал аша Казанда сәяхәтне Россиянең тугыз зур шәһәрендә күзәтә алдылар: Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Екатеринбург, Калининград, Красноярск, Новосибирск, Ростов-на-Дону һәм «Сириус» федераль территориясе.

Шул ук вакытта Кремль яр буенда «Этномаркет» эшләде, анда милли колоритлы продукция сатып алырга мөмкин иде. Фестиваль милли коллективлар һәм башкаручылар, шулай ук популяр яшьләр фолк-коллективлары катнашында концерт белән тәмамланды.

Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты белән берлектә оештырыла.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабан туе бәйрәме белән котлады
Далее: Дуслык йортында әкиятләр мотивлары буенча костюмнар күрсәтелде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57