Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия мәктәпләрендә толерантлык дәресләре уздырылачак

Россия мәктәпләрендә толерантлык дәресләре уздырылачак

admin 02.11.2015

(2 ноябрь, 2015 ел) 16 ноябрь – Халыкара толерантлык көнендә Россиянең барлык мәктәпләрендә толерантлык дәресе уздырылачак. Бу хакта милләтләр эшләре буенча федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр Толерантлык үзәге тарафыннан әзерләнгән 3 программа нигезендә үткәрелә: 1-4нче, 5-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар өчен. Аерым алганда, укучылар “тынычлык” сүзен 86 телдә, шулай ук үз исемнәрен фарсыча язарга, татар, яһүд, дагстан, удмурт, башкорт һ.б. халыкларның мәкальләрен рус телендә өйрәнәчәк. Аларга дөнья халыкларының бай мәдәни мирасы, төрле халыкларның, мәдәниятләрнең төп кыйммәтләр һәм дөньяга караш системалары белән танышу мөмкинлеге булдырыла. Чараны милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Мәскәү яһүд музее карамагындагы толерантлык үзәге оештыра.

“Бүген милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң мөһиме – балалар белән эшләү, аларга башка мәдәниятләр, диннәр турында сөйләү, аларны мәдәниятара диалогка өйрәтү. Россиянең киләчәге бүген балаларыбызга нәрсә салуыбызга бәйле”, – дигән милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Россиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе башлыгы һәм Толерантлык психологиясе һәм педагогикасы өлкәсендә фәнни-методик федераль үзәк генераль директоры Александр Борода билгеләп үткәнчә, толерантлык дәресен академик сәгать кысаларына сыйдыру мөмкин түгел. Бу – җәмгыятьтә түземлелек тәрбияләүгә һәм милләтара каршылыкларны профиклактикалауга юнәлтелгән глобаль белем бирү проекты.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57