Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия Президенты Аппараты вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында булды

Россия Президенты Аппараты вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында булды

admin 13.11.2018

(13 ноябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Россия Федерациясе Президентының Чит илләр белән төбәкара һәм мәдәни элемтәләре идарәсе башлыгы Владимир Чернов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. (ФОТО)

Моңа кадәр Владимир Чернов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында ике як та уртак проектларны чынга ашыру, икътисад, фән, мәгариф һәм мәдәниятта практик хезмәттәшлек дәрәҗәсен үстерү буенча РФ субъектлары, ерак һәм якын чит илләр арасында диалог төзү әһәмиятен билгеләп үтте.

_P2A0741

Халыклар дуслыгы йортында РФ Президенты Администрациясе вәкилләре Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре эшчәнлеге белән танышты. Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты турында Татарстан халыклары Ассамблеясенең Башкрма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров сөйләде.

_P2A0798

Владимир Чернов әрмән, казах, таджик, үзбәк милли-мәдәни автономиләре, рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчеләре белән аралашты. Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге, аның Татарстан халыклары телләрен өйрәнүдәге позитив тәҗриҗәсе белән мәктәп директоры, Казан шәһәренең грузин милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Майя Хухуншваили таныштырды.

_P2A0857

Кунаклар Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең чит ил яшьләрен, студентларын җирле җәмгыятькә җайлаштыру буенча алып барган эшен билгеләп үттеләр.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Кыш Бабай Россиянең иң популяр кышкы тылсымчысы булды
Далее: Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповның туган көне

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57