Тарих фәннәре докторлары, Мордовиядән Галина Корнишина һәм Белгород өлкәсеннән Зинара Мухина Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге белән таныштылар. (ФОТО)
Кунакларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов каршы алды, ул тарихчыларга оешманың максатлары, бурычлары һәм эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Ә оешма буенча экскурсияне галимнәр өчен Дуслык йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова үткәрде. Ул кунакларга милли-мәдәни берләшмәләр кабинетларын, хореография залын, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен, мәгълүмат үзәген күрсәтте һәм ел саен Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләре үткәрә торган традицион республика бәйрәмнәре турында сөйләде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге