Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия төбәкләрендә татар телен укыта торган оешмаларга яңа методик проект тәкъдим ителде

Россия төбәкләрендә татар телен укыта торган оешмаларга яңа методик проект тәкъдим ителде

admin 20.09.2016

(20 сентябрь, 2016 ел) Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә татар телендә белем бирә торган учреждениеләр өчен махсус «Гасырдан гасырга» яшь буынга тәрбия бирүдә мәдәни мирас» проекты булдырылган.

Clipboard90

Әлеге проект Татар федераль милли-мәдәни мохтәрияте тарафыннан тормышка ашырыла.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә мәгълүм булды. Журналистлар белән очрашуда катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, әлеге комплект үз эченә танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренең А3 форматындагы портретларын, милли киемнәр төшкән фотосурәтләрне, татар өйләре күренешен, комплектка кертелгән танылган шәхесләрнең тормышына багышланган мәгълүмати китапны алган. Аның тиражы 1 мең данә. Проектны тормышка ашыру 400 мең сумга төшкән. Бюджетның яртысы — Татарстан Икътисад министрлыгы гранты исәбенә, калганын исә татар федераль милли-мәдәни автономиясе акчалары тәшкил итә. Комплектны быел гыйнвар аенда туплый башлаганнар.

“Безнең төп максатыбыз — мәдәниятне, гореф-адәтләрне һәм телне саклап калу. Без бу өч юнәлештә Татарстаннан чит төбәкләрдә булган милли-мәдәни оешмалар белән эшлибез. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ”, — диде Илдар Гыйльметдинов.

Ул шулай ук татар телендә белем бирә торган төбәкләр саны Россиядә 34, аларның барысына бергә исәпләгәндә, татар телен укыта торган 1189 белем бирү учреждениесе бар, дип билгеләп үтте.

“Аларның кайберләрендә татар телен якшәмбе мәктәпләрендә укыталар, кайберләрендә өстәмә укытыла. Сыйныфларга килеп кергәннән соң методологик материалларның җитмәве күренә”, — дип билгеләп үтте Илдар Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, комплектны туплауда Искәндәр Гыйләҗев, Ләбиб Лерон, Рубин Абдуллин, Галимҗан Гыйльманов һ.б. – барлыгы 17 белгеч катнашкан.

“Әгәр дә бу проектка төбәкләр тарафыннан ихтыяҗ булачак икән, без алга таба да бу юнәлештә эшләргә, комплектларның санын арттырырырга ниятлибез”, — диде татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе һәм төбәкләрдән заявкалар җыела башлавын ассызыклады.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарларның үзенчәлекле йолаларын туплаган видеобасма дөнья күрде
Далее: Дуслык Йортында Татарстан халыклары милли ашлары тәкъдим ителәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57