Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия тышкы эшләр министрлыгы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерә

Россия тышкы эшләр министрлыгы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерә

admin 13.01.2015

(13 гыйнвар) Россия тышкы эшләр министрлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә гуманитар һәм кеше хокукларын яклау чараларында актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Geneva6(1)

 Россия тышкы эшләр министрлыгы Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаментының Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә юллаган хатында ТР МДНә БМО, Европа куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) белән берлектә уздырылган чараларда актив эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдерелә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Департамент директоры А.Викторов имзалаган хатта: “Сезнең сессияләрдә ясаган чыгышларыгыз, өстәмә форумнарда катнашуыгыз, шулай ук Россия делегациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итүегез халыкара мәйданнарда безнең ил позициясен ныгытуга ярдәм итте”, — дигән сүзләр язылган.

Шулай ук, Россия тышкы эшләр министрлыгының иҗтимагый оешмалар, парламентлар, федерация субъектлары белән эшләү департаменты Олег Васнецов мөфтигә рәхмәтен белдергән иде.

Камил хәзрәт ел дәвамында чит илләрдә булып, үзара хезмәттәшлек кору, Татарстанның дини тарихын, рухи мирасын таныту ниятеннән сөйләшүләр алып барды, очрашуларда катнашты.

(Материал «Татар информ» мәгълумат үзәгеннән алынды)

Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57