Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә фольклор көнен оештырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә фольклор көнен оештырырга тәкъдим иттеләр

admin 04.04.2022

Россиядә Бердәм фольклор көнен 17 июльдә билгеләп үтә башларга мөмкин. Мондый тәкъдим V Бөтенроссия фольклорчылар конгрессы нәтиҗәләре буенча яңгырады, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Яңа бәйрәм җәмгыятьтә Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш. Ул учреждениеләрнең һәм ведомстволарның, белгечләрнең һәм гражданнарның телдән халык иҗатын саклау, өйрәнү һәм алга этәрү буенча көчләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бәйрәмне билгеләү инициативасы белән мәдәният хезмәткәрләре, фольклор тикшеренүчеләре, тарихчылар һәм галимнәр, шулай ук Россиянең матди булмаган этнокультура байлыгы ияләре чыгыш ясады.

Мәдәният министрлыгы РФ Президентының тиешле указы проектын әзерләгән инде, документ норматив актлар проектларының федераль порталында җәмәгатьчелек фикер алышуына урнаштырылган.

Нацакцент материалы тәрҗемәсе

Продолжить чтение

Назад: Казанда Беларусь һәм Россия халыклары бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр
Далее: Гәрәй Рәхим исемендәге конференция җиңүчеләрен бүләкләделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57