Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә кешеләрнең бәхеткә мөнәсәбәте турында фильм чыкты

Россиядә кешеләрнең бәхеткә мөнәсәбәте турында фильм чыкты

admin 05.11.2021

«Илкүләм өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Нәрсә ул бәхет?» документаль тикшеренү фильмын тәкъдим итте. Фильм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чыкты.

Картина Россиядә яшәүче төрле һөнәр, дин һәм социаль катлау вәкилләренең бәхеткә мөнәсәбәтен тикшерә. Шул ук вакытта илнең күпмилләтле характерына аерым игътибар бирелә.

Моннан тыш, фильмны оештыручылар сүзләренә караганда, анда «бәхеткә ирешү коралы буларак, һәр кеше тормышында илкүләм проектларның роле дә чагылыш тапкан».

Кино Россиянең сигез шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Казан, Мурманск, Нальчик һәм Элистада төшерелгән. Тасманың геройлары төрле һөнәр һәм милләт кешеләре.

Фильм Россия Федерациясендә төрле милләт вәкилләре яшәвен, бәхет темасының социаль хәленә, этник һәм дингә карамастан, барысын да берләштерүен, шулай ук «бәхеткә ирешү өчен бер инструмент буларак илкүләм проектларның уңай имиджын формалаштыру»ны искә төшерүгә юнәлдерелгән.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. 2020 елда, коронавирус пандемиясе башлангач, икътисади кризис нәтиҗәсендә, аларның максатларына төзәтмәләр кертелгән.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57