А.С. Пушкинның туган көнендә Россия Мәдәният министрлыгының «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проекты кысаларында һәм Яндекс чираттагы «Мәдәни марафон»ны башлап җибәрделәр. Монда мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар һәм теләгән һәркем катнаша ала. Быелгы тема рус классик мәдәниятенең өч юнәлешен, ягъни әдәбият, музыка һәм рәсем сәнгатен үз эченә алды . Марафонның максаты — катнашучыларга технология призмасы аша мәдәният белән танышырга һәм аларны иҗади эзләнүләргә илһамланырга мөмкинлек бирү.
Марафон декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Проект сайтында интерактив биремнәр һәм видеолекцияләр чыгып, конкурслар барачак. Марафонда катнашучылар өчен А.С. Пушкин һәм хәзерге заман турында махсус проект инде хәзердән үк ачык. Монда нинди әсәрләрне ешрак эзлиләр, укучылар аларга ничек җавап бирә, шагыйрьнең телендә иң еш очрый торган сүзләр кебек сорауларга җавап табып була. Шулай ук YandexART нейросетьләре тудырган сурәтләр нигезендә ясалган Пушкин классикасы трейлерларын карарга мөмкин.
«Быел «мәдәни марафон»ның темасы — классик мәдәният. Һәм аның 6 июньдә, Пушкин көнендә, старт алуы очраклы гына түгел, чөнки Александр Сергеевич безнең милли мәдәният символы. «Мәдәни марафон» балаларга укуны кызыклы итәргә, киңрәк карарга һәм иҗади потенциалны ачарга булышырга тиеш. Безнең максат — белемнәрен тикшерү түгел, ә яңаларын бирү. Экспертлар һәр яшь төркеме өчен танып белүгә ярдәм итүче онлайн-тестлар әзерләде, шуңа күрә барысы өчен дә бу бик кызык булачак. «Мәдәни марафон»да катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел марафон тагын да зуррак уңыш белән узар дип ышанам. Мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен катнашырга чакырабыз! — диде Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге