Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Идел-Кама тарихи-икътисади зонасында этномәдәни брендлар рейтингын формалаштыру буенча онлайн-форматта фокус-төркем эшендә катнаштылар.
Зона составына Киров өлкәсе, Пермь крае, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Коми Республикасы, Удмуртия Республикасы, Татарстан Республикасы, Самара өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чуваш Республикасы керде.
Этномәдәни брендлар рейтингын формалаштыру гомуммилләт, төбәк һәм җирле өстенлекләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим максатыннан үткәрелә. Мәгълүмат җыюны Россия гуманитар социаль Университеты башкара.
Фокус-төркем эшендә музей вәкилләре, халык фольклор коллективлары, фәнни берләшмәләр җитәкчеләре, Татарстан һәм Самара өлкәсе халык һөнәрчелеге осталары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортыннан Мәгълүмат үзәге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов катнашты.
Эш барышында экспертлар Идел-Кама тарихи-икътисади зонасында гомуммилли, төбәк һәм җирле масштаблы этномәдәни брендларны ачыкладылар, иң перспективалы брендларны билгеләделәр, шулай ук аларны алга этәрүгә нәрсә комачаулавын билгеләп үттеләр.
Рейтингны формалаштыру аша белгечләр тулаем алганда Россия һәм аерым шәһәрләр һәм төбәкләр имиджына уңай йогынты ясаячак, шулай ук ил эчендә дә, халыкара аренада да коммерция потенциалын үстерүгә һәм этномәдәни брендларны популярлаштыруга ярдәм итүче проектлар булдыру шартларын формалаштырырга ниятли.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге