Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә туган тел укытучылары өчен конкурс башланды

Россиядә туган тел укытучылары өчен конкурс башланды

admin 10.08.2022

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Беренче Бөтенроссия конкурсы старт алды, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Конкурсның максаты — иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучыларының инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, укытучыларга ярдәм итү һәм бүләкләү.

«Конкурста катнашу өчен Россиянең 68 төбәгеннән 69 вәкил теркәлгән, алар Россия Федерациясе халыкларының 36 телендә сөйләшә. Конкурс сынауларын бәяләү өчен жюри билгеләнгән, аның составына төрле еллардагы һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, Россия Федерациясенең атказанган укытучылары, мактаулы мәгариф хезмәткәрләре, туган телләр өлкәсендәге экспертлар, педагогика югары уку йортлары вәкилләре керде», — дип өстәделәр министрлыкта.

Конкурс читтән торып һәм көндезге форматта узачак. «Медиавизитка»ның читтән торып туры 8 августтан 20 августка кадәр узачак. Жюри әгъзалары катнашучыларның һөнәри эшчәнлеген, аларның төбәкнең этнокультура үзенчәлекләре контекстында педагогик индивидуальлеген, шулай ук укучыларның ата-аналары белән эшләү тәҗрибәсен бәяләячәк.

РИА Новости материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57