Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә беренче тапкыр буларак катализ буенча XII Европа конгрессын уздыруга Татарстан башкаласы сайланган

Россиядә беренче тапкыр буларак катализ буенча XII Европа конгрессын уздыруга Татарстан башкаласы сайланган

admin 24.08.2015

(24 август, 2015 ел) “Катализ: казылмаларны һәм яңадан барлыкка килә торган ресурсларны тигезлекле файдалану” темасына зур сөйләшү буласы30 августтан 4 сентябрьгә кадәр Казанда мәртәбәле халыкара химия форумы — Катализ буенча XII Европа конгрессы (EuropaCat-2015) уздырылачак. Катализ буенча Европа конгрессының Россиядә әле беренче тапкыр гына үткәрелүе. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгеннән хәбәр итүләренчә, конгресс Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән уздырыла.

Табигый һәм яңадан барлыкка килә торган чимал чыганакларын рациональ файдалану, энергияне һәм ресурсларны нәтиҗәле куллану, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау – конгресс тематикасы шундый. “Катализ: казылмаларны һәм яңадан барлыкка килә торган ресурсларны тигезлекле файдалану” темасына зур сөйләшүдә дөньяның 60лап иленнән 1 меңнән артык галим һәм белгеч катнашуы көтелә.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57