Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә Бөтенроссия халык санын алу кысаларында призлы фотоконкурс игълан ителде

Россиядә Бөтенроссия халык санын алу кысаларында призлы фотоконкурс игълан ителде

admin 30.06.2020

(30 июнь 2020) Россиядә Бөтенроссия халык санын алу кысаларында зур призлы фотоконкурс старт алды. Конкурс номинацияләренең берсе — «Гореф-гадәтләрне саклайбыз» — милли кием, аш-су, йола һәм бәйрәмнәргә башгышланган. Гомуми приз фонды — 200 мең сум.

Конкурсның «Гореф-гадәтләрне саклайбыз» номинациясендә катнашу өчен Instagram социаль челтәрендәге шәхси биттә милли кием кигән халык образы, милли аш-су, йолалар һәм бәйпәмнәрдән фотосурәт урнаштырырга кирәк. Фотосурәтне @strana2020 актив ссылкасы белән билгеләргә, #фотоконкурс_перепись хэштегын куярга онытмагыз. Алга таба Бөтенроссия халык санын алу рәсми сайтында теркәлеп, катнашучы формасын турырыгыз һәм эшегезгә сылтама күрсәтегез.

Конкурска оригиналь автор эшләре генә кабул ителә. Бер катнашучы өчтән дә артык эш тәкъдим итә алмый. Эшләр 30 июньнән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Һәр номинация кысаларында 3 премия тапшырыла. Катнашучы премияне нинди урын яулавына карап алачак (10, 15 һәм 25 мең сум).

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сылтама аша үтеп белергә мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57