Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә халык санын алу көннәрен билгеләделәр

Россиядә халык санын алу көннәрен билгеләделәр

admin 09.11.2017

(9 ноябрь, 2017 ел) Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев салык санын алу көннәрен раслады. Боерык РФ хакимияте сайтында урнаштырылган.

Беренчел халык санын алу 2018 елның 1 октябереннән 31 октяберенә кадәр, Россиякүләм халык санын алу — 2020 елның 1 октябереннән 31 октяберенә кадәр узачак, дип хәбәр ителә документта.

Халык санын алу нәтиҗәсендә гомуми алганда, регионнар һәм муниципаль беләмлекләр буенча Россия халкының исәбе һәм составы турында рәсми статистик мәгълүмат билгеле булачак. Әлеге мәгълүматта социаль-икътисади характеристика, милләт һәм тел буенча халык составы, аның белем дәрәҗәсе дә күрсәтеләчәк.

Россиякүләм халык санын алуның программа-методик һәм оештыру сорауларын күзаллау өчен беренчел халык санын алуда якынча 550 мең кеше катнашачак. Аның нәтиҗәләре тулаем эшнең бәясен оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип ачыклык кертелә хакимият боерыгында. Халык санын алуга әзерлек эшләре һәм аны уздыру өчен Росстат җаваплы.

«БИЗНЕС Online»

Продолжить чтение

Назад: Ирек Шәрипов: «Милли телләрне өйрәнү рус теленә зыян китерә дигән ялганны туктату кирәк»
Далее: «Шома бас» татар биюләрен башкаручылар бәйгесендә җиңүче сәхнә киеме тегәргә премия алачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57