Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк

Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк

admin 06.06.2018

(6 июнь 2018) Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, милли телләргә ярдәм фонды педагогик кадрлар һәм укыту программалары әзерләүгә этәргеч бирәчәк.

“Милли телләрне укыту проблемасын – кадрлар әзерләүне, дәреслекләр булдыруны, ә алар бүгенге көндә шактый халыкта юк, мин берничә тапкыр күтәрдем инде. Бездә барлык республикалар да Татарстан кебек көчле түгел. Татарстанда туган телне өйрәнү өчен барлык дәреслекләр эшләнгән. Биредә федераль үзәк ярдәмгә килергә тиеш. Шуның өчен Россия субъектларына кадрлар әзерләүдә, кирәкле укыту программалары стандартлары, махсус дәреслекләр әзерләүдә ярдәм итәчәк махсус дәүләт фонды төзеләчәк”, — диде Гыйльметдинов.

Мәктәп укучыларына туган телләрнен өйрәнүдә стимул бирүче мотивация механизмын эшләргә кирәк.

Илдар Гыйльметдинов бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыруны законлы рәвештә беркетергә кирәклеген искәртте.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында чит ил блогерлары булды
Далее: Казанлыларны Дуслык Парадына чакыралар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57