(12 апрель, 2017 ел) «Татар-информ» агентлыгы, РСФСР һәм Россиядә үткәрелгән халык санын алу мәгълүматларына нигезләнеп, татарларның саны, татар теленең кулланылышы һәм урбанизациягә бәйле мәгълүматларны туплады.
2002, 2010 елларда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары татарлар санының кими баруын күрсәтте. 2002 елда татарларның 30 меңләп кешегә артуы теркәлсә дә, 2010 елда аларның саны 250 мең тирәсе кешегә кимүе күзәтелә. 2002 елда 5 млн 554 мең 601 татар кешесе теркәлгән булса, 2010 елда ул сан 5 млн 310 мең 649 га калган.
Россия төбәкләре арасында татар халкы иң күп яшәгән субъектлар — Төмән (239 995), Оренбург (151 492), Свердловск (143 803), Мәскәү (149 043), Ульяновск (149 873) өлкәләре. Башкортстанда исә 2002 елда халык исәбен алу татарларның кискен кимүен күрсәтте, ә, башкортлар, киресенчә, арткан. Ә 2010 елда исә бераз башкача күренеш: татарлар саны, нык кимегән (990 мең 702) җиреннән бераз гына артып, 1 млн 9 мең 295 кеше тәшкил итә. Башкортлар 1 млн 221 мең 302 дән 1 млн 172 мең 287 гә кала.
1989, 2002, 2010 елларда уздырылган илкүләм халык санын алу нәтиҗәләре татар телен белүче татарларның күпкә кими баруын күрсәтә. 2002 елда үзен татар дип яздырган кешенең 80,8 проценты (4 млн 488 мең 302 кеше) татар телен белә, 19,2 процент кеше телне белмәвен әйткән. 2010 елда телне белүче татарлар инде 68,6 процент кына (3 млн 647 мең 137) тәшкил итә, телне белмәүчеләр 31,4 процентка җиткән.