«Онытмыйк дусларны» һәйрия концерт туры кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехованың концерты узачак. Чарада «Мәдинә» ансамбле, Халыкара һәм Россия конкурслары лауреатлары Зөлфия Хәлилова һәм Рәфикъ Вәлитов чыгыш ясаячак.
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылучы әлеге концерт программасы Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән уза.
Программада Наилә Фатехова танылган авторлар сүләренә язылган Мәскәүлеләргә — Россия геройлары, Татарстаннан чыккан кешеләр — багышланган җырларын башкарачак, «Мәдинә» ансамбле башкаруында халык җырлары, Татарстан шагыйрьләре сүләренә язылган яңа һәм элекке мөнәҗәтләр яңгыраячак.
Һәр җыр өчен әзерлгән видеотасма танылган шәхесләрнең тормышлары белән таныштырачак. Мисалга, «Татар генераллары» клибында Наилә Фатехова генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм Армия Генералы Мәхмүт Гәрәев белән җырлый, «Аэроплан» клибында ул Россия герое, очучы-сынаучы Илдус Кирамов белән самолетта оча, «Я, кара әле күземә» клибында Марат Башаров белән, ә «Умырзая» халык җырын «На-На» төркеме белән башкара.
Башлана 16:00 сәгатьтә. Керү чакыру билетлары аша.
Белешмәләр өчен телефон: 8(917)873-25-77 (Любовь Ивановна)
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге