Бүген бөтен республика буенча рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.
Казанда юбилей чаралар иртәдән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында башланды. Монда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. (ФОТО) (ВИДЕО)
Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская да традицион рәвештә чәчәкләр салуда катнашты.
«Пушкинның гениальлегенә, рус теленә, тынычлыкка, дуслыкка һәм татулыкка битараф булмаган һәркемне дә Татарстан халыклары Ассамблеясенең тату гаиләсе, рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм республикабызның барлык халкы исеменнән котлыйсым килә. Сезнең инициативаларыгызның ишетелүен һәм тормышка ашуын телим. Бәйрәм белән!», — диде ул.
Бүген, шулай ук, Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре лидерлары, , Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның халыклар Дуслыгы йорты башкарма комитеты вәкилләре бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге