Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиянең чуваш халкы яшьләре Казанда форум оештырды

Россиянең чуваш халкы яшьләре Казанда форум оештырды

admin 20.05.2024

Татарстан Республикасы Чуваш милли-мәдәни автономиясе Россия чувашларының федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәме белән Казанда чуваш яшьләренең төбәк-ара форумын оештырды. Чара шушы көннәрдә «Дуслык» балалар сәламәтләндерү лагере базасында уза.

Форумда Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән актив Чуваш яшьләре вәкилләре катнаша алды (Мәскәү шәһәре, Татарстан, Чувашия һәм  Башкортстан Республикалары, Самара, Ульян, Саратов, Чиләбе, Иркутск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы).

Форумның максаты булып Россиянең төрле төбәкләреннән килгән чуваш яшьләрен берләштерү, милли сәясәт һәм волонтерлык өлкәсендә масштаблы проектларны гамәлгә ашыру тора. Форум кысаларында Яшьләр арасында халык традицияләрен саклау буенча белем бирү семинарлары һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелә, чөнки нәкъ менә аларның дәвамлылыгы милли мәдәниятне һәм телне сакларга ярдәм итә. Ә патриотик тәрбия буенча лекцияләр, квестлар, викториналар, мастер-класслар, спорт-күңел ачу чаралары чуваш яшьләренең тагын да күбрәк рухи якынаюына ярдәм итә.

Форумның спикерлары булып танылган журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, архитектура, кул эшләре, дизайн осталары һәм популяр блогерлар тора.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57