Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиянең Җәмәгать палатасы Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының проектына уңай бәя биргән

Россиянең Җәмәгать палатасы Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының проектына уңай бәя биргән

admin 17.11.2016

(17 ноябрь, 2016 ел)  Балалар һәм яшьүсмерләр өчен булган товар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Иң яхшысы — балаларга» конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Ул Россия һәм Дәүләт думасының Җәмәгать палатасы тарафыннан оештырыла.

Программаның төп максаты һәм бурычы: балалар һәм яшьүсмерләр өчен булган товар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесен тапшыру, Россия җитештерүчеләренә балалар һәм яшьүсмерләр өчен булган югары сыйфатлы товарны (хезмәт күрсәтүне) Россия һәм чит ил базарында алга этәрергә булышу, контрафактлы продукциягә каршы көрәш.

Уроки дружбы и согласия

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының мәктәп укучылары өчен булдырылган «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты экспертлар комиссиясенең уңай билгесенә лаек булган һәм «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесе белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән.

Конкурсның лауреатларын рәсми бүләкләү тантанасы 24 ноябрь көнне Мәскәүдә Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасында узачак.

Уроки дружбы и согласия

Бүләкләү тантанасында Россия Федерациясенең Дәүләт хакимияте, Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасы вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашачак.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57