Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россиянең җиде төбәге, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан “Татарча диктант” яза

Россиянең җиде төбәге, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан “Татарча диктант” яза

admin 13.10.2016

(13 октябрь, 2016 ел) 2016 елның 29 октябрендә Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ижауда, Уфада, Екатеринбургта, Төмәндә, шулай ук Казахстанда (Павлодар) һәм Кыргызстанда (Бишкек) татар теле буенча белемнәрне тикшерү буенча «Татарча диктант» узачак.

5004

Татар теле буенча белемнәрне тикшерү диктанты катнашу теләге булган барлык кешеләр өчен ирекле һәм түләүсез булачак.

Бер үк вакытта Татарстанда, Россия, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан шәһәрләрендә татар теле белемен тикшерү диктанты сәгать 11дә башланачак.

Диктант өчен берәр милли авторның әдәби әсәре кулланылачак. «Тоталь диктант»тагы кебек һәр мәйданда текстны танылган мәдәният, сәнгать әһелләре, язучылар укыячак. Казанда КФУда Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (Татарстан ур., 2; 3 кат, актлар залы) диктантны ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр артисты Фәнис Җиһаншин яздыртачак.

Әлеге чара Бөтендөнья татар яшьләре  форумы һәм Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, «Каюм Насыйри институт ы» фәнни-мәгариф үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тәкъдиме һәм катнашы белән үткәрелә.

«Татар кешеләре арасында һәм телне өйрәнүчеләрдә татар теле грамоталылыгы проблема булып тора. Шунлыктан “Татар диктанты” кебек чаралар кирәк», – дип белдерә акцияне оештыручылар.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57