Бүген борынгы Болгар шәһәрендә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Альбир Крганов, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башка дин әһелләре булды.
Болгарга килүгә Рөстәм Миңнеханов «Ибн Фадлан» комплексы төзелеше барышы белән танышты. Эшләр 2023 елда башланufy. Яңа кунакханә борынгы шәһәрлекнең тарихи өлеше чигеннән читтә, Икмәк музее артында урнашкан. Проект 2 этапта тормышка ашырыла. Бүгенгә 96 кунакка исәпләнгән 2 йокы корпусы, ресторанлы визит-үзәк, парковка төзелгән. Планда — 48 кешегә исәпләнгән тагын бер корпус, шулай ук аерым кунак йортлары төзү. Рөстәм Миңнеханов объект туристлар арасында кирәкле булыр һәм номер фонды җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде. «
Изге Болгар җыены»н ачу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, исламны кабул итү Идел буе Болгары өчен яңа үсеш векторларын ачты, дәүләтчелекне ныгытты, мөселман цивилизациясенең бай мирасына кушылырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, бу вакыйга татар халкының язмышын билгеләде, аның рухи һәм мәдәни үсешенә нигез салды.
«Татарстан үзенең уникаль конфессияара һәм милләтара татулык тәҗрибәсе белән горурлана, без аны саклыйбыз һәм яңа буыннарга тапшырабыз. Болгарны торгызу — тарихи хәтерне торгызу гына түгел, ә безнең алга китешкә омтылуыбызның символы да. Ак мәчет, мөселман мәгариф үзәге буларак Болгар ислам академиясе һәм башка ядкярләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без бу юлны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап һәм арттырып дәвам итәбез», — диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, «Изге Болгар җыены» XVI халыкара икътисадый форумның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» программасын тәмамлый. «Бу форум үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең бердәмлеге символына әверелде. Бу бигрәк тә ерак 1945 елда ирекне саклаган ветераннарыбызның һәм хәзерге геройларның — Ватаныбыз мәнфәгатьләрен намус белән яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы уңаеннан ил Президенты тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында әһәмиятле», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ачылу тантанасыннан соң Татарстан Рәисе һәм мөхтәрәм кунаклар Борынгы Болгар Җәмигъ мәчетенә юнәлделәр, анда алар өйлә намазын укыдылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Билбау көрәше буенча БДБ чемпионаты финалын карады һәм җиңүчене бүләкләде.
Быел «Изге Болгар җыены» бәйрәменә барлыгы 25 мең кеше җыелган иде. Кунаклар өчен бәйрәм концерты, «Казан Кремле» музей — тыюлыгы җыентыгыннан «Коръән — гармонияне җәлеп итү» күргәзмәсе, Бөек Болгар шагыйре Кол Галигә һәм аның атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмә, борынгы болгарларның чүлмәк әйберләре күргәзмәсе, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча интерактив мәйданчык әзерләнгән иде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә аерым урын алып тора.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте