Бүген, 27 майда, Татарстан Республикасы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турындагы декретка кул куелуга 105 ел тулуны бәйрәм итә. Әлеге мөһим тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов республика халкын әлеге истәлекле көн белән үзенең Телеграм-каналында котлады.
Котлау өчен Рөстәм Миңнеханов ясалма интеллект белән ясалган видео тәкъдим иткән. Видеода ТАССР төзелү турындагы декретка кул куела. «Туган көнең белән, газиз Ватаныбыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.