Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда эш сәфәрендә. Визитының төп максаты — Кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашу.
Татарстан Рәисе чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм кар барсын саклау темасының Татарстанга бик якын булуын билгеләп үтте. «Без дустанә Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән партнерлыкны киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Кыргызстан товар әйләнеше 138 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. Соңгы еллар динамикасы өч тапкырдан артык үсеш күрсәтә. Товар әйләнеше диверсификацияләнде. Татарстанның кайбер предприятиеләре Кыргызстан белән актив эшли. Аерым алганда, КАМАЗның киң дилерлык челтәре бар.
«Без Татарстанның алдынгы компанияләренең Сезнең илдә булуын киңәйтү белән кызыксынабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть химиясе продукциясе, автомобиль шиннары, хәләл продукция белән тәэмин итүне киңәйтү кызыксыну уята. Татарстан Рәисе гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлеккә аерым тукталды. Татар һәм кыргызларны тарихи һәм мәдәни яктан күп нәрсә берләштерә: телләр охшашлыгы, дин бердәмлеге. Язучы Чыңгыз Айтматов бәйләүче мөһим фигура булып тора. Үз чиратында, Кыргызстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, һәр визит Кыргызстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту юлында мөһим адым.
«Сез кар барсын саклау буенча форумда катнашу тәкъдименә беренче булып җавап бирдегез. Сезнең шәхсән катнашуыгыз безнең өчен бик мөһим», — дип ассызыклады Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров.
Ул барлык мөселманнар өчен мөһим булган Корбан бәйрәме алдыннан очрашу символикасына игътибар итте. «Сезне һәм Татарстанның тугандаш халкын бәйрәм белән котлыйм», — диде Садыр Жапаров.
Ул шулай ук Казанга визитларын һәрвакыт җылылык белән искә алуы турында сөйләде. 2024 елның көзендә БРИКС саммитын оештыруның югары дәрәҗәсе аеруча ассызыклады. Моннан тыш, Садыр Жапаров «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын уздырудан зур файда булуын билгеләп үтте.
«Татарстанның визит карточкасы – KazanForum. Форум Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында хезмәттәшлек урнаштыру өчен яхшы мәйданчык булды. Әлеге мәйданчыктан актив файдаланабыз», — диде Кыргызстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте