Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Telegram-каналындагы сәхифәсендә төбәк халкын ТАССР оешуга 104 ел тулу белән котлады.
«Безнең республика өчен истәлекле көн — 1920 елның 25 июнендә Татар АССРы игълан ителде», — дип билгеләп үтте ул котлауда.
Шулай ук бу тарихи вакыйгага багышланган видеоязма урнаштырып, «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» — дип теләде Татарстан Республикасы Рәисе.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге