Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән тәбрикләде

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән тәбрикләде

admin 20.03.2026

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан ихлас котлыйм.

Иман нуры, рухи яктан камилләшү, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык  тантанасы – бу бәйрәм мөселманнар йөрәгенә сөенеч һәм бәрәкәтле көч өсти. Ураза вакытында дин тотучылар изге эшләр башкардылар, якыннарына карата җылы мөгамәлә һәм кайгырту күрсәттеләр. Бүген без, Аллаһның рәхмәтен өмет итеп, аеруча ихласлык белән дога кылабыз, безгә сәламәтлек, иминлек насыйп итүен, республикабызга алгарыш һәм үсеш сорыйбыз.

Ураза гаетен үткәрүнең күп гасырлык традицияләренә һәммәбез өчен хәзер бик кирәкле зирәклек һәм тирән мәгънә салынган. Быел борынгы Казаныбыз бу зур бәйрәмне ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак мәртәбәле статуста уздыра. Күпсанлы дин кардәшләребезгә мөселман өммәтенең бердәмлеген ныгыту, җәмгыятьләр арасындагы һәм мәдәни багланышларны үстерү, барлык игелекле кешеләрне мәңгелек әхлакый хәзинәләр тирәсендә туплау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакыру белән мөрәҗәгать итәбез.

Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкның чын кыйммәте тиешенчә бәяләнгән, аны саклауга омтылыш көчле булган Татарстанда Ураза гаете, барлык мөселман, православие дини бәйрәмнәре һәм башка бәйрәмнәр кебек үк, үзара ихтирам, аңлашу һәм  дуслык рухында уза. Россия халыклары бердәмлеге елында, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында боларның әһәмияте тагын да арта.

Әлеге тантаналы олуг көннәрдә Аллаһы Тәгалә барлык догаларыбызны һәм хәерле гамәлләребезне кабул итсен, иманыбызны ныгытсын, күңелебезне сафландырсын, уйларыбызны яхшылыкка һәм рәхимлелеккә юнәлтсен!

Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

Continue Reading

Previous: «Үз телем» конкурсы гаризалар кабул итә башлады — гомуми приз фонды 5 000 000 сум

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57