(15 сентябрь 2021) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булдылар. (ФОТО)
Халыклар дуслыгы йорты бинасы буйлап экскурсияне Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үткәрде. Татарстан Президенты һәм кунаклар Дуслык йорты бинасын, анда урнашкан күргәзмә залларын (шул исәптән «Туган киңлекләр» беренче Бөтенроссия пленэры күргәзмәсе), Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен карадылар. Кунакларга Дуслык йорты һәм Ассамблея эшчәнлеге, оешма базасында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бинаның беренче катында яңа эш киңлекләрен реконструкцияләү планнары турында сөйләде. Биредә тагын бер хореография залы, Ассамблея тарихы музее, видео-студия һәм тавыш яздыру студиясе, конференц-зал урнаштыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге бу эштә ярдәм күрсәтәчәк.
Алга таба конференция залында милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре белән очрашу узды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, Ассамблея — көчле институт, ул милли телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча зур эш башкара.
«Сезнең аша без барлык милләтләр белән дә элемтәдә торабыз. Ассамблея республикада милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Без, үз чиратыбызда, сезнең эшчәнлеккә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз», — диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, төрле халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләр — Татарстанның тотрыклылыгы һәм алга таба үсеше нигезе.
«Россия — күпмилләтле ил. Безнең илдә йөзләгән халык яши, һәм без барыбыз да төрле. Монда безнең көч һәм байлыгыбыз», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Игорь Баринов билгеләп үткәнчә, Ассамблея дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруның иң нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора.
«Татарстан — күпмилләтле субъект, аның бердәмлеге һәм чәчәк атуы күп очракта милләтләрнең үзара ничек дус яшәвенә бәйле. Бу хакта республикада беркайчан да онытмыйлар. Республикада этномәдәни үсеш белән бәйле проектларга һәрвакыт ярдәм күрсәтәләр», — диде милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык башлыгы.
Аннары милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре кунакларны үз оешмаларының эшчәнлеге, тормышка ашырыла торган проектлары һәм яшьләр белән эш алымнары турында сөйләделәр.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзыев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге