Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры белән очрашты

admin 24.02.2015
(24 февраль 2015) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры, сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия — Әмирлек комиссиясе рәистәше Шәех Абдалла бен Заед Әл-Нахайян белән очрашты.

Искәртеп узабыз: ТР Президенты РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендәге  Россия рәсми делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә.  Шәех Абдалла бен Заед Әл-Нахайян белән очрашу барышында авиаэлемтә, сәнәгать тармагында, шулай ук икътисадның кайбер юнәлешләре буенча уртак проектларны тормышка ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләштеләр.

Шәех Абдалла бен Заед Әл-Нахайян IDEX-2015 (Абу-Даби милли күргәзмәләр үзәге) халыкара оборона күргәзмәсендә катнашучы Россия компанияләре стендлары белән дә танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57